Казан тәрбия колониясенең яшүсмерләре өчен туберкулезны профилактикалау буенча видеолекторий

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

«Дөньякүләм туберкулез белән көрәш көне - 24 март» чикләрендә, бүген «РМПҮ» ДАССОсының белгечләре «РКТКД» ДАССОсы белән бергә Казан тәрбия колониясенең яшүсмерләре өчен туберкулезны профилактикалау буенча видеолекторий үткәрделәр. Үз чыгышында «РКТКД» ДАССОсының табиб-фтизиатры Әхмәтгәрәева Т.Н. балаларга туберкулезның симптомнары, аны профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләде. Балалар һәм олылар арасындагы авыру санының алдагы еллар өчен чагыштыру статистик мәгълүматлары күрсәтелде. Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә туберкулез буенча эпидемиологик ситуациянең яхшыру тенденциясе күзәтелә, аеруча төп казаныш булып үлем санының юклыгы һәм кечкенә яшьтәге балаларның авырулары санының кимүе тора. Балалар табиб чыгышын кызыксыну белән тыңладылар, бу тема буенча сораулар бирделәр, аларга «Кох таякчыгы әсирлегендә» дигән фильм күрсәтелде һәм туберкулезны профилактикалау буенча «РМПҮ» ДАССО тарафыннан бастырып чыгарылган  күрсәтмәле әдәбият таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International