Бүген КБМҮдә «ДПОларының экологик иминлеге» конференциясе үтте. Анда клиникада үткәрелгән шул ук исемдәге бәйгегә йомгаклар ясадылар. Беренче тапкыр бу бәйге үткән елда үткәрелде, ул экологик мәдәнияткә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга багышланган иде. Март ае дәвамында КБМҮнең бөтен структуралы бүлекләре медицина калдыклары белән мөрәҗәгать итү буенча булган таләпләрне һәм санитария-эпидемиология кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерелделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр структуралы бүлекчәдә иң яхшы бүлекләр билгеләнде.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Балалар сырхауханәсе:
1 урын – сырхауханәнең консультация бирү-диагностикалау бүлеге
2 урын – БДҮнең консультация бирү-диагностикалау бүлеге
3 урын - сырхауханәнең физиотерапия бүлеге.
Перинаталь үзәк:
1 урын – ПҮнең консультация бирү-диагностикалау сырхауханәсе
2 урын – яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив дәвалау бүлеге
3 урын – акушерлык физиология бүлеге;
Балалар хастаханәсе:
1 урын – анестезиология и реанимация бүлеге.
Быел күчмә кубокны ПҮнең консультация бирү-диагностикалау сырхауханәсе коллективы лаеклы алды. Ул шулай ук сырхауханәнең кирәк-яраклары өчен җиһазларны беренче чиратта алу өчен 100 мең сумга сертификат белән бүләкләнде.