КБМҮ табиблары «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурста катнашалар

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Чаллылылар 10 кандидатны «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурска тәкъдим иттеләр. Алар арасында 5 табиб Кама балалар медицина үзәгеннән. «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурс турында бер атна элек Россиянең Дәүләт Думасының депутаты Әлфия Когогина «Чаллы ЛТД» газетасы белән бергә игълан итте. Кандидатларны тәкъдим итү «В контакте» сайтында «Чаллы ЛТД» төркемендә 10нчы майга кадәр барачак. Депутат 35әр мең сумлык ике премия оештырды. Конкурсның бер җиңүчесе 10нчы майдан башлап җыелган тавышларның иң зур саны буенча билгеләнәчәк. Икенче җиңүчене «Чаллы ЛТД» укучыларының фикерләренә таянып Әлфия Когогина үзе сайлаячак. Бүләкләү Медицина хезмәткәрләре көненең алдында булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен 11 июньдә белдерәчәкләр. Кандидатлар арасында Кама балалар медицина үзәгеннән травмпункт мөдире Малхаз Коринтели, кабул итү-диагностикалау бүлегенең мөдире Нина Степанюк, травматологлар Павел Дерендяев һәм Пардабой Абдуллаев, шулай ук нефрология бүлегенең мөдире Лилия Язынина тәкъдим ителделәр. Кандидатларны тәкъдим итү дәвам итә. «В контакте» сайтында теркәлгән һәр Интернет челтәрен кулланучы катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International