Һөнәри эшчәнлекләрен башкарганда медицина эшчеләренең җаваплылыгы темасы җәмгыятьтә актуальләнә бара. Гражданнарның хокукый аңы арту сәбәпле хокук саклау органнарына һәм судларга мөрәҗәгать итү саны да арта, сәламәтлек саклау тармагы - чыгарма түгел. Шуның турында бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Адель Вафин әйтте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, республиканың хокук саклау, суд органнары вәкилләре катнаштылар. Медицина эшчеләренең һәм медицина оешмаларының хезмәт урынындагы кешеләренең һөнәри җаваплылыгын күтәрү төп мәсьәләгә әйләнде.
Адель Вафин статистика мәгълүматларын китерде. Бүген республикада 50 меңгә якын медицина хезмәткәре, алардан - 14 меңнән артык табиб эшли. Табиблар белән тәэмин ителгәнлек 10 мең кешегә 38,3не тәшкил итә. Шул вакытта табиблар арасында пенсия яшендәге шәхесләрнең өлеше 22%ны тәшкил итә.
Турыдан-туры муниципаль районнарда табиблар белән тәэмин ителгәнлек 10 мең кешегә 16,4не тәшкил итә.
Һөнәри җаваплылык турында әйткәндә, һөнәри компетенция мәсьәләләренә тукталмыйча булмый, дип әйтте Адель Вафин. Ел саен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика аттестация комиссиясе 1 меңнән артык табибны һәм 3,5 меңгә якын урта буын медицина эшчесен аттестацияли. Компьютер ярдәмендә тест үткәрүләр кертелгәч 41 белгечлек буенча табибларның һөнәри белемнәре дәрәҗәсенең мониторингын үткәрергә мөмкин. 2013 елда тестлы тикшерүнең уртача баллы 100дән 85,2 баллны (2012 елда - 85,3 балл) тәшкил итте.
Белемнәрнең иң югары дәрәҗәсен табиб-аллергологлар (97,5 балл), дерматовенерологлар (95,2 балл), неонатологлар (94,5 балл), суд медиклары (94,05) күрсәттеләр. Уртача балл 80 баллдан кимрәкне тәшкил иткән белгечлекләр - анестезиология һәм реаниматология (74,1 балл), травматология һәм ортопедия (77,6 балл), ашыгыч медицина ярдәме (76,25 балл), фтизиатрия (78,5 балл).
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы инициатива белән чыгыш ясады: белгечлекләре буенча хезмәт стажлары 5 елдан артык булган, ләкин квалификация категорияләре булмаган белгечләрне мәҗбүри аттестацияләүне үткәрергә. Федераль норматив документларның юклыгын исәпкә алып, эшне турыдан-туры оешмаларда башларга тәкъдим итәбез, комиссия төзергә кирәк, дип әйтте Адель Вафин.
Бүген пациентларга карата булган дорфалыкны, игътибарсызлыкны, ихтирамсыз мөнәсәбәтне без ришвәтчелекнең бер өлеше буларак бәяләргә тиеш, дип әйтте Адель Вафин, коллективларда бу күренүләргә түзмәү шартларын тудыру мөһим. Ул сәламәтлек саклау оешмаларында Әхлак көнен үткәрергә һәм аларда хастаханә персоналын әхлак кагыйдәләрен һәм деонтологияне үтәргә өйрәтергә тәкъдим итте.
Адель Вафин, республикада, җыеп әйткәндә, үзгәрешләрнең кирәклеген аңлаучы һәм белүче, республика халкының бәхете өчен эффектив һәм сыйфатлы эшләргә әзер булучы күп яхшы, намуслы һәм җаваплы белгеч эшли, дип ассызыклады.
ТР Президентының Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.