Татарстан Республикасында беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсының рентгенохирургия бүлеге шартларында онкология бүлегенең 75 яшьлек Н. исемле пациентының бавырындагы яман шешенә химиоэмболизацияясалды.
Моңа кадәр пациент ашказаны авыртуы белән комплекслы дәвалау үткән иде. Әмма соңгы тикшеренү вакытында бавырының 8нче сегментында авыруның икенчел чыганагы ачыкланган иде. Шуның белән бәйле, табиб-рентгеноэндоваскуляр хирург Заһидуллин Булат Искәндәр улы һәм табиб-онколог Макаров Николай Николай улы җитәкчелегендә рентгенангиохирурглар бригадасы яман шешне тукландыручы кан тамырын селектив химиоэмболизацияләү методикасын кулланды. Шешне тукландыручы кан тамырына «Доксорубицин» химиопрепараты белән туендырылган эмболизияләүче материалның эремәсе кертелде.
Профессор Тазиев Р.М. фикере буенча «Бу ысулны куллану тәҗрибәсе аның беренчел һәм метастатик яман шеш белән авыручы пациентларны дәвалаганда эффектив булуын, андый авыруларның гомер озынлыгын шактый арттырып, раслый. Алдагы көннәрдә химиоэмболизация ысулын операция ясап була торган яман шеше булган авыруларны дәвалаганда операциягә әзерләнү этабы буларак, шулай ук операция ясап булмый торган авыруларны, аларның гомер озынлыкларын арттыру максаты белән, паллиатив дәвалау өчен киңрәк куллану планлаштырыла.
Дәвалауның бу ысулын куллануның төп шарты булып кирәкле җайланмаларның һәм рентгеноэндоваскуляр хирургия буенча белгечләрнең булуы тора. АМЯХдә андый мөмкинлекләр бар».
Бу методиканы кертү атналык видеоконференцияләрнең берсендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин куйган йөкләмәне үтәү булып тора.
Үткәрелгән кысылыштан соң пациент «АМЯХ» ТР ДАССОсының онкология бүлегенең палатасына күчерелде.