Алексей Созинов КДМУның ректоры вазыйфасына яңадан сайланды

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Бүген Казан медуниверситетында ректор һәм Гыйльми совет әгъзаларын сайлау булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты дип ЮУЙның «Татар-информ» ИА хәбәр итте.

КДМУ ректоры постына өч кандидат: квалификацияне күтәрү һәм кадрларга яңадан һөнәри белем бирү факультеты деканы, профессор Н.Әкрәмов, медицина-профилактика факультеты деканы, профессор И.Мостафин һәм хәзерге КДМУ ректоры, профессор А.Созинов – дәгъва иттеләр.

Әкрәмов үз кандидатурасын тавыш бирү алдыннан алды. Ә Мостафин һәм Созинов ЮУЙ үсешенең төп юнәлешләрен, максатларын һәм мәсьәләләрен күрсәтеп программалы чыгышлар ясадылар. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш А.Созинов өчен бирелде. Ул бөтен анда булган кешеләргә үз кандидатурасын яклаган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук конференция делегатлары яңа Гыйльми совет әгъзаларын сайладылар. Совет составына ТР сәламәтлек саклау министры А.Вафин, 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы М.Садыйков һәм КДМУның медицина-фармацевтика колледжы директоры Н.Мусин керделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International