Татарстан мөнәсәбәтләре, стандартлары һәм амбицияләре шартларында иң яхшы чит ил үрнәкләренә туры килгән, медицина оешмаларында сыйфатны һәм идарә итүне яңартуның өзлексез эшли торган системасын оештыру кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Медицина оешмаларында сыйфат һәм рискларны тикшерү» дигән II Халыкара конференция ачылуында хәбәр итте.
Бүген Казанда башланучы конференция – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгенең бердәм проекты.
Ачылуда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Росздравнадзорның Халыкка медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын дәүләт тикшерүен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, җәмгыятьчелек сәламәтлегенең Милли ФТИның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Александр Линденбратен һәм төрле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау оешмалары белән идарә итүне оптимизацияләүгә юнәлгән проектлар буенча директор Радомир Бошкович катнаштылар.
Конференциядә экспертлар булып Россия, Германия, Израиль, АКШ һәм Финляндиянең әйдәүче белгечләре чыгыш ясыячаклар.
Илдар Халиков үзәкнең үз өлкәсендә иң яхшы белгечләрне үзенә тартуын мөһим дип атады. Бүгенге конференция темасы – Татарстан медицинасы үсешенең төп приоритетларының берсе дип басым ясады ТР Премьер-министры. «Медицина оешмаларында сыйфат һәм тикшерү, әлбәттә, иң мөһим элементлары булып торалар».
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чараның кунакларын сәламләп, Илдар Халиков үз чыгышында республика буенча статистика мәгълүматларын күрсәтте, «соңгы елларда без уңай демографик шартларын күзәтәбез, туганнар саны үлгәннәр санынан тотрыклы артып бара – бу күбесендә сезнең хезмәтегез», – дип әйтте.
Илдар Халиков Татарстанның булган һәм уңайлы эшләгән медицина үзәкләре, шул исәптән РКДҮ, АМЯХ (Яр Чаллы), республикада гына түгел, ләкин «Россия медицина Олимпында» да лидер урынын алалар дип басым ясады.
«Безнең мөнәсәбәтләребез, стандартларыбыз һәм амбицияләребез шартларында иң яхшы чит ил үрнәкләренә туры килергә тиешле медицина оешмаларында сыйфатны һәм идарә итүне яңартуның өзлексез эшли торган системасын оештырырга кирәк», - дип Татарстан Премьер-министры йомгак ясады.
ТР Хөкүмәтенең җитәкчесе халыкның медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать булу мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.
Үз чыгышының ахырында ТР Премьер-министры Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын һәм Белем бирү үзәген пациентлар белән эшләүнең сыйфатын күтәрү темасына махсус курслар оештырырга чакырды.
«Татар-Информ» ИА һәм ТР Президенты Матбугат хезмәтенең материаллары буенча