14 майда Казанда Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцова, ФМБА директоры В.В. Уйба һәм Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашуында Республика кан үзәгенең ачылуы булачак.
Россия Федерациясе хөкүмәте кан хезмәте үсешен иҗтимагый сфера һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә приоритетлы юнәлешләрнең берсе итеп билгеләде. Россия медицина оешмаларында җитештерү һәм клиника трансфузиологиясен камилләштерү донорлыкны һәм гемокомпонентлар җитештерүне оештыруның бердәм системасына гына нигезләнгән булырга мөмкин. Бу шартны исәпкә алып, Казанда Республика кан үзәгенең заман таләпләренә җавап бирүче яңа бинасын төзү турында карар кабул ителде.
Бу проектны тормышка ашыру Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының булышуы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Федераль медицина-биология агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгы аркасында мөмкин булды. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Татарстан Республикасы инновацион проектларны һәм технологияләрне кертү планында алдынгы регионнарның берсе булып тора.