Республиканың 200 шәфкать туташы очрашачак

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

12 майда, шәфкать туташларыэшенә нигез салучы Флоренс Найтингейлның туган көнендә, дөньяның бөтен шәфкать туташларыүз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
 2014 елда ул «Шәфкать туташлары: үзгәрешләрнең этәргеч көче, сәламәтлекне саклауда бик мөһим ресурс» шигаре астында үтә.
Халыкара шәфкать туташлары
көненең темасын формалаштырганда, Халыкара шәфкать туташларысоветы (ХШТС)лидерлары шәфкать туташы эшебелгечләренең планетадагы бөтен халыкның сәламәтлегенең иң мөһим ресурсы булып торуын күрсәтергә уйладылар.
Әзерләнгән  шәфкать туташлары
+ уңайлы эш шартлары = сыйфатлы ярдәм. Күп санлы фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән расланган шушы гади формула шәфкать туташларының җәмгыятькә максималь файда китерә алуларын аңларга рөхсәт итә.
2014 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Комплекслы эш планына һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш шәфкать туташлары Советының эш планына туры китереп, 2014 елның 15 маенда «Казан медицина колледжы» УҺБ ДҮББОсы җирлегендә (Казан шәһ., Мавлютова ур., 34) «Иҗтимагый-мәдәни киңлекнең сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенә йогынтысы» темасына Фәнни-гамәли республика конференциясе үткәрелә.
К
онференция 11.00 сәгатьтә башлана.
Конференция эшендә Республиканың шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200 шәфкать туташыкатнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International