Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Кунакларны сәламләп, Адел Вафин, шушы көннәр Татарстан өчен әһәмиятле – Республика КДМУның 200-еллыгын билгели, дип әйтеп үтте.
Очрашу вакытында министр Татарстанның сәламәтлек саклау системасының презентациясен күрсәтте. Тарафлар хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Һиндстанның РФ илчесе белән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу вакытында Пунди Сринивасан Рагхаван үзләренең «КДМУ белән хезмәттәшлек итүләре белән бик канәгать» булулары турында әйтте.
Тулырак мәгълүматны ТР Хөкүмәтенең рәсми порталыннан ала аласыз: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/300066.htm