КДМУның 200 еллыгына туры китерелгән «Академик укулар» циклын уздыру чикләрендә, 13 майда РФ баш онкологы, Блохин Н.Н. исемендәге РОФҮнең директоры, РФА һәм РМФА академигы, дәүләт премиясенең һәм РФ Хөкүмәте премиясенең лауреаты, РФ Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессоры М.И.Давыдовның лекциясе булды. Ул тыңлаучыларга «Онкохирургия этюдлары» дигән докладны тәкъдим итте.
Үзенең лекциясендә М.И.Давыдов операциянең хирургик этапларының кайбер аерым мизгелләрен яктыртты, бу, һичшиксез, стажлы хирургларга да файдалы булды. Залның аудиториясе, 250гә якын кеше, студентлар, интернлар, ордиаторлар, аспирантлар, яшь белгечләр һәм тәҗрибәле хирурглар академик Давыдовның һәр сүзенә игътибар иттеләр.
Интерактив сөйләшү онкохирургиянең үсешенең тарихы, хәзерге заман казанышлары һәм, һичшиксез, перспективалары турында барды.
Дару һәм нур дәвалавының яңа нәтиҗәле төрләрен эшләп чыгаруга карамастан, күп очракларда яман шешләрне дәвалауның төп алымы булып оператив тыкшыну кала.
Соңгы унъеллык эчендә онкохирургиянең идеологиясендә җитди үзгәрешләр булды. Хәзерге заман визуаль күзәтү алымнарын: КТ, КТ-ангиографиясен, МРТ һәм ПЭТ, тамырларны картирлау белән УТД һәм башкаларны – кертү шешләрнең локализацияләнгән формаларын ачыкларга булыша.
Хирургик тыкшыну – яман шешләрне дәвалау алымнарының иң нәтиҗәлеләренең берсе. Уңай нәтиҗәләргә ирешүнең дәлиле – операцияләрнең күрсәтмәләрен, вакытларын һәм күләмен рациональ билгеләү.
Лекциядән соң аудитория академик Давыдов белән фикер алышты, Михаил Иванович яшь белгечләргә кыйммәтле киңәшләр бирде һәм теләкләр теләде.