10-11 июньдә Казанда «Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булачак

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
10-11 июнь Казанда «Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре» (ТИЗ) XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Конференцияне оештыручылар булып «Корпоративные информационные рутины (КИР)» компаниясе тора.
Конференция эшендә җирле администрация җитәкчеләре, республика һәм өлкә департаментлары, министрлыклар һәм сәламәтлек саклауның шәһәр комитетлары, хакимият органнары вәкилләре, мәҗбүри медицина иминләштерү фондларының, Россиянең, Европа һәм Азия илләренең әйдәүче клиникаларының һәм компанияләренең җитәкчеләре катнашачаклар.
Конференция чикләрендә Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлекне саклауда заманча информацион системаларны кертү буенча профильле комиссиясе утырышы булачак.
Бу елда конференциянең яңа секциясе – җитештерү медицинасы планлаштырылган, анда җитештерү медицинасы һәм хезмәт саклау системасының эффективлыгын күтәрү өчен инновацион чишелешләрне куллану белән бәйле булган барлык сораулар турында сөйләшенәчәк.
Бу чарада аккредитацияләнү өчен http://kirkazan.ru/conference/ сайтында теркәлүегезне сорыйбыз, белешмәләр өчен телефоннар 8-800-700-2680
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International