2014 елның 6 июнендә Актаныш муниципаль районы Чалманарат һәм Чат авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылулары булды. Район өчен бу инде «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче һәм бишенче модульле ФАПлар була.
Фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуының тантаналы церемонияләрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы Советының рәис урынбасары Илфак Барыев, «Актаныш РҮХ» ДАССОның баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, авыл җирлеге башлыклыры, ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, җирле халык катнаштылар.
Кызыл тасманы кисүдән һәм тантаналы ачудан соң, чарада катнашучылар ФАП бүлмәләрен карап чыктылар, авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтү шартларының уңайлылык һәм комфортлык дәрәҗәсен бәяләделәр.
Хәзер бу ФАПларга беркетелгән күрсәтелгән торак пунктларның халыклары медицина ярдәмен уңайлы шартларда һәм заманча дәрәҗәдә алачаклар. Яңа ФАПлар биналарында хәзерге заман медицина җиһазлары урнаштырылган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту бар.