Республикада эссе һәм кояш сугу буенча мөрәҗәгать итүләр саны артты

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
2 июньнән башлап 8 июньгә кадәршәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7190 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1326 чакыру. Медиклар 948 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 58 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше зыян күрде, 2 - үлем нәтиҗәсе белән, 24 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгыннарга медиклар 18 мәртәбә чыктылар. Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 83 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар буенча 5601 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 58 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 190.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 217гә әзәйде, бәхетсез очраклар буенча мөрәҗәгать итүләр саны 70кә әзәйде (шуның белән бергә АМЯ бригадаларының ЮТҺ буенча чыгулары саны 9га күбәйде һәм янгыннарга чыгу саны 11гә әзәйде), көтелмәгән авырулар буенча -161гә (алардан көчле миокард инфарктлары – 7гә әзрәк, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 32 очракка әзрәк). Бала табулар буенча мөрәҗәгать итүләр саны 14кә күбәйде. Эссе һәм кояш сугу буенча мөрәҗәгать итүләр саны 11гә артты.
 

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03»  номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр  SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын  (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә,  кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International