Бүген Залесный поселогында ЮТҺ булды. Пассажир автобусы һәм трактор бәрелеше нәтиҗәсендә 5 кеше (шул санда 1 бала) зыян күрде. Алардан җиңел дәрәҗәдә зыян күргән ике кешегә (шул санда балага) урында ярдәм күрсәтелде. 2 уртача авыр хәлдә зыян күргән кеше 12нче ШКХнә урнаштырылды, җиңел дәрәҗәдә зыян күргән 1 кеше травмпунктка китерелде һәм ярдәм күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде.
ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәм станциясенең 3 бригадасы һәм республика һәлакәт медицина үзәгенең 1 бригадасы бардылар.