Игътибар үзәгендә - инновацион сәламәтлек саклау технологияләре

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Бүген Казанда «Инновацион сәламәтлек саклау технологияләре» (ИССТ) дигән XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция эшен башлады. Гадәттәгечә, чараны Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин ачты. Республика Хөкүмәте Исеменнән ул конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм шушы чара гаять актуаль дип билгеләде. «Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы тулы барышы белән тормышка ашырыла, барлык куелган максатлар һәм бурычлар шулай ук Россия Федерациясе территориясендә тормышка ашырылалар. Күп нәрсә инде эшләнелде. Ләкин, мөгаен, бүген мәгълүматлаштыру көн саен эшләүне, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашуны таләп итүче юнәлеш булып тора», - дип ассызыклады Адель Вафин. Ул, бар регионнар мәгълүматлаштыруның төрле дәрәҗәләрендә торалар иде дип билгеләде, һәм Казанда инде 13нче тапкыр үткәрелүче шул майданчык, һичшиксез, бүгенге көндә әле калучы проблемалы сорауларны чишәргә булышачак.
«Тулаем алганда, соңгы еллар эчендә Татарстанда күп нәрсә эшләп булды, - дип билгели сәламәтлек саклау министры, - республикада югары технологияле медицина үзәкләре төзелде. Бу заманча югары технологияле медицина ярдәмен ала алу мөмкинлеген арттырырга рөхсәт итте. Мин Татарстанда операцияләрнең ачык йөрәккә безнең регионның башкаласында гына түгел, Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдә дә ясалуларын билгели алам. Бу безнең конкурентлы өстенлек булып тора».
Конференциядә катнашучыларны Саха Республикасының (Якутия) Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Борисов та сәламләде.
Конференция эшендә җирле администрацияләрнең җитәкчеләре, республика һәм өлкә департаментлары, сәламәтлек саклау министрлыклары һәм шәһәр комитетлары вәкилләре, хакимият органнары, мәҗбүри медицина иминләштерүе фондының, Россия, Европа һәм Азия илләренең әйдәүче клиникаларның һәм компанияләрнең җитәкчеләре катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International