2 июльдә Татарстан Республикасының Беренче балалар хосписына Казанга эш буенча килүе чикләрендә Россия Федерациясе Президенты карамагындагы балалар хокукы буенча вәкил Павел Астахов килеп китте. Хоспис ачылганга бер ай гына үтте. Шушы айда балалар хосписының амбулатория хезмәте бригадасы 200 тапкыр авыру балаларның өйләренә бардылар, шулай ук 12 ятакка исәпләнгән тәүлек буена эшли торган стационар һәм 8 ятакка исәпләнгән көндезге стационар эшли башладылар. Татарстанда ел саен 1-17 яшьтәге 50 гә якын бала авыр хроник авырулардан үлә, якынча 200 балага паллиатив ярдәм һәм өйдә алып бару кирәк. Каты авырый торган балаларның һәм алар янындагы туганнарның яшәү сыйфатын яхшырту өчен, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстанда беренче Балалар хосписын төзү инициативасы белән чыкты.