ТР Сәламәтлек саклау мнистрлыгында Россиянең баш терапевты А.Чучалин катнашуында киңәшмә булды

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

2014 елның 4-5 июлендә Казанда Россиянең баш терапевты, РМФА академигы Александр Чучалин җитәкчелегендә Россия Респиратор җәмгыяте башкарма комитетының утырышы үтте. 2014 елның 14-17 октябрендә Мәскәүдә булачак 24-нче Сулыш әгъзалары авырулары буенча милли конгрессның программасы расланды, клиник тәкъдимнәрнең яңа нигезләмәләре турында сөйләшенде, аларны кертү вакыт, процесс һәм профилактикалау сыйфат күрсәткечләрен күздә тота.

Конференция тәмамлангач, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында үпкә патологиясен иртә ачыклауга һәм кешеләрнең йогышсыз авыруларын скрининглауга багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә катнаштылар: РМФА академигы Александр Чучалин, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова, ТР ССМ баш пульмонологы Александр Визель, ТР ССМ баш терапевты Индус Сафин, ТР ССМ баш кардиологы Альберт Галявич, ТР ССМ РКХ баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәүче белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International