Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәге табиблары «Сәламәт гаилә» бәйрәмен үткәрделәр

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кама балалар медицина үзәге «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте һәм артистлар белән бергә сәламәт гаилә бәйрәмен оештырды. Ул Яр Чаллы шәһ. иң кызу хәрәкәтле Энтузиастлар бульварында үтте. Тамашачылар КБМҮдә эшләүче табиблар белән таныша, бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаша, бүләкләр ала алдылар. Шулай ук төп приз тау велосипеды булган призлар уйнатуда катнаша алдылар.

Бөтен чаллы дәвалау оешмаларыннан беренче тапкыр КБМҮ гомумшәһәр бәйрәм оештырды. Бу үзенә күрә үзәкне презентацияләү булды. Баш табиб урынбасары Наиль Агишев, Кама балалар медицина үзәгенең пациентларны дәвалау өчен кулланылучы мөмкинлекләре турында сөйләде.

Бәйрәмдә анда бәйгеләр үткәрелүче унга якын мәйданчык та эшләде. Һәр килгән кеше күңеленә охшаган шөгылен таба алды. Катнашкан өчен балалар һәм аларның ата-аналарына балллар бирелде, алар аннары ул баллларны бүләкләргә алмаштыра алдылар.

Табиблар белән танышу ямьле бәйрәм шартларында үтте. Сәламәт гаилә бәйрәме мавыктыргыч чара гына булып калмады. Ул шулай ук үз сәламәтлегеңне сакларга, спорт белән шөгыльләнергә һәм табиб киңәшләрен тыңларга кирәк икәнлеге турында искәртмә дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International