2014 елның 9 июлендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин ТР ССМ БРКХдә озак дәваланучы балаларның ата-аналары өчен Россиядә беренче булган гаилә кунакханәсенә килеп китте. Министрның килүе кунакханәнең еллык бәйрәме уңаеннан балалар өчен үткәрелгән хәйрияле бәйрәм чикләрендә булды. Хәйрияле бәйрәмнең максаты - авыр тормыш ситуацияләрендә калган гаиләләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин гаилә кунакханәсенә килүе чикләрендә ТР ССМ БРКХдә дәваланучы пациентларның ата-аналары белән очрашты. Рональд Макдональд исемендәге кунакханәнең нигезенә беренче таш 2013 елның августында салынды. Ачылу церемониясе 2013 елның 10 июлендә булды.