Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны артты
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
2014 елның 14 июленнән алып 20 июленә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7411 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1461 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1045 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 57 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 58 кеше зыян күрде, 34 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 20 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 98 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5750 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 57, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 191.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 211гә артты. Көчле миокард инфарктларының саны 8гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары саны 2гә артты. Җәмәгать урыннарына ашыгыч ярдәм бригадасы 99 тапкырга артыграк чыкты. Бер атна эчендә кояш сугу буенча чакырулар - 5 (4кә артты). Бәхетсезлек очракларына чакырулар саны 14кә, ЮТҺгә – 2гә артты. Бала табулар саны 1гә артты. Янгыннарга чакырулар саны 3кә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан табиблары Ренат Сөләйман улы Акчурин турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар
2 апрельдә легендар табиб Ренат Сөләйман улы Акчуринга 80 яшь тулган булыр иде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда иң яхшысы дип танылды
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында узды.
Кама балалар медицина үзәгендә неонаталь скрининг кысаларында 4400дән артык сабый сирәк авыруларга тикшерелгән
31 марттан 5 апрельгә кадәр Россиядә хатын-кызларны һәм яңа туган балаларны профилактикалау, иртә диагностикалау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза.
Ел саен үткәрелә торган «Яшь медицина» яшь галимнәр конкурсы 2026 елда халыкара форматта була
1 апрельдән «Яшь медицина» Халыкара фәнни мәктәбе конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз