Россия министры Михаил Абызов: «Россиянең бүтән регионнарына да Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсенең тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк»

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Казанга эш буенча килүе чикләрендә, Россиянең Ачык хөкүмәт сораулары буенча министры Михаил Абызов башкаланың сәламәтлек саклау объектларында булып китте. Аерым алганда, ул «Медицина фәннәре үзәге» дигән медицина симуляторлары инжиниринг үзәгенә һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә килеп китте. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов озата бардылар.
7нче шәһәр хастаханәсендә журналистларга биргән интервьюсында Михаил Абызов болай дип ассызыклады: «Федераль Хөкүмәтнең бурычы булып сәламәтлек саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыру һәм шундый үзәкләрне Россия Федерациясенең һәр регионында булдыру тора... Моннан гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге тора».
Исегезгә төшерәбез, Казанга эш буенча килүе чикләрендә  Михаил Абызов шулай ук төзелеп килүче «Иннополис» ТОИЦ объектларында булып китте, «Президент Академиясенең җәйге кампусы. Мөмкинлекләр территориясе» дигән III Халыкара белем бирү форумы ачылуында катнашты, кулланучыларның Тармаклар арасы советы вәкилләре белән ТР Президенты карамагындагы табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге сораулары буенча очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International