Безне диспансерлаштыруны үтәргә чакыралар

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Әгәр театр элгечтән башланса, хастаханә диспансерлаштыруны үтәргә чакырудан башлана. Менә шундый мәгълүмат кәгазьләре Әлмәтнең төп ДПОларында һәр килүчегә бирелә. Аларда түләүсез медицина тикшерүен үтүнең төп сораулары һәм этаплары тезислап бирелгән.
Җәй - лаеклы ял вакытын үткәрү өчен генә түгел, диспансерлаштыруны үтү өчен дә иң уңайлы вакыт. Буш кабинетларда сезне медицина эшчеләре көтәләр, алар эшнең асылын әдәпле һәм аңлаешлы итеп аңлатырлар һәм белгечләргә таба юнәлтеп җибәрерләр. Диспансерлаштыру Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан финанслана. Яшәүчеләрнең берсе өчен дә, шулай ук эш бирүче өчен дә, ул бер тиен дә тормый.
Бүген сез үз җитәкчегезгә медицина тикшерүен үтү турында хәбәр итәсез, ә иртәгә ач карынга үз хастаханәгезгә (яшәү урыны буенча) киләсез һәм 2-3 сәгать эчендә кирәкле анализларны тапшырасыз һәм кирәкле тикшеренүләрне үтәсез. Бу аеруча куркыныч авырулар үсешенең ихтималлыгын шактый зур дәрәҗәдә киметергә рөхсәт итәчәк.

Табибларның карап чыгуы һәм диспансерлаштыру вакытында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре «Диспансерлаштыру» билгесе белән маршрут картасына яки медицина картасына кертеләләр. Сәламәтлек паспорты төзелә.

Бүген эшли алган эшне иртәгәгә калдырмагыз.

Лилия Сабитова, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International