Татарстан һәм Ингушетия Республикалары арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салынды

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Ингушетия Республикасы сәламәтлек саклау министры Марем Арапханова сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салдылар. Яклар очрашуы барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында документка имза салынды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Ингушетия Республикасы делегациясе эш визиты белән – Казанда. Килү программасында Универсиада Авылының Медицина үзәгенә, «Эйдос» компаниясенең Инжиниринг үзәгенә, шулай ук КДМУга бару булды. КДМУда ЮУЙ ректоры белән очрашу узды һәм килешүгә имза салынды. Делегация Казанның һәм Республиканың әйдәүче клиникаларында да булып китте. Азакта башкаланың кунаклары белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин очрашты. Очрашу барышында ул Татарстан сәламәтлек саклау системасы турында сөйләде һәм презентация уздырды, ул шулай ук тармакның төп проблемаларында һәм мәсьәләләрендә тукталды. Ингушетия Республикасының сәламәтлек саклау министры Марем Арапханова Татарстан башкаласында булуның зур һәм кызыклы программасы өчен Адел Вафинга рәхмәтләр белдерде. Ул, Казанга консультатив ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була, дип билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International