ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе йогышлы авырулар санын тикшерүне көчәйтә

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

ТРСәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе йогышлы авырулар санын тикшерүне, бигрәк тә балалар сәламәтләндерү оешмаларында көчәйтә. Бөтен оешмаларда Роспотребнадзор белгечләре планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыралар.

Эчәк йогышлары төркеменә ашказаны-эчәк трактына тискәре йогынты ясый торган күп йогышлы авырулар керә. Бу йогышларның сәбәпләре булып вируслар, бактерияләр һәм алар эшләп чыгарган токсиннар тора. Авырулар симптомнарның авырлыгы һәм авыру узуның дәвамлылыгы буенча шактый аерылып торырга мөмкин.

Эчәк йогышларының иң зур куркынычлыгы җәй вакытында була. Бу, кешенең кайнамаган суны тикшерелмәгән яисә табигый чишмәләрдән еш эчүе аркасында барлыкка килә.

Шулай ук начар юылган җимешләр, яшелчәләр һәм җиләкләр сәбәп булырга мөмкин. Өстәвенә, эсседән ит-сөт ашамлыклары һәм балыклар бик тиз бозылалар һәм бозылу билгеләре күренми. Бөҗәкләр дә йогышны тараталар. Җәй көнендә кеше күбрәк су эчә, һәм бу әһәмиятле факторга әйләнә. Су ашказаны согын сыеклый, һәм аның саклау үзлекләре һәм зыянлы микроорганизмнарны бетерү сәләте кими.

Түбәндәге берничә гади кагыйдәне үтәп, начар һәм куркынычлы авырулардан сакланып калырга була:

-          ашар алдыннан кулларны юарга;

-          эсседә кремлы татлы ашамлыкларны ашамаска;

-          чи итне һәм чи балыкны суыткычта әзер ашамлыклардан аерым сакларга;

-          җимешләрне, яшелчәләрне һәм җиләкләрне ашар алдыннан җентекләп юарга кирәк;

-          төрелү датасына һәм саклану срогына игътибар итеп, бозылмаган ит һәм әчемәгән сөт кенә ашарга кирәк;

-          кайнаган яисә минераль су эчәргә кирәк.

Эчке йогышларның билгеләре беленү очрагында кичектермичә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International