ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең отчет конференциясе Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә узды.
Төп чыгышны «Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең» КП идарәсенең рәисе, Россия Федерациясенең Атказан табибы, Татарстан Республикасының Атказан табибы, Россия медицина-техника фәннәре академиясенең (РМТФА) академигы Ростислав Туишев ясады.
Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе – Россиянең Милли медицина палатасының региональ бүлекчәсе.
«Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының инновацион үсешенә, сәламәтлек саклау өлкәсендә законнар чыгара торган нигезне камилләштерүгә, күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә, үз әгъзаларның социаль һәм һөнәри хокукларын һәм хокукый ихтыяҗларын яклауга булышу максатында 2009 елның 15 апрелендә оештырылды.
Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Җәмәгать Советы рәисе Чыңгыз Мәхмүтов Ассоциациянең мөһим мәсәләләренең берсе – мөстәкыйль бәя кую, медицина берләшмәсенең позициясен, аның уңышларын һәм мәсәләләрен актив аңлату турында сөйләде.
Үз чыгышында сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе норматив документларны, ТР ССМның территориаль гарантиянең территориаль программасын эшләү буенча комиссиягә кертелергә тиеш дип әйтте. Ассоциация шулай ук табибларны аттестацияләүдә турыдан туры катнашырга тиеш.
Бер көн элек узган конференциядә түбәндәге карарлар кабул ителде: Ассоциация Уставының яңа редакциясен расларга, Татарстан Республикасы табибының Этика кодексын кабул итәргә һәм аны коллективларда уйлашырга, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек турында Килешүне хәзерләргә, Ассоциациягә яңа әгъзаларны тарту буенча эшне дәвам итәргә, шулай ук Татарстан Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең (МХА) юридик хезмәтен оештырырга, ТР МХА Идарәсенең медицина хезмәткәрләре җаваплылыгын иминләштерү турында тәкъдимне хупларга, «Healthy nation» журналын бергә финанслауны рөхсәт итәргә.