Сыйфат менеджменты буенча семинарларга старт бирелде

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Бүгенге көннән башлап пәнҗешәмбегә кадәр КДМҮдә Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәгенең инновацион эшчәнлек буенча генераль директоры урынбасары Гөлнара Фаррахова җитәкчелегендә сәламәтлек саклау оешмаларында сыйфат менеджменты темасына семинар булачак.
Бу семинарлар хезмәткәрләргә медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәләр. Сыйфатлы итеп күрсәтелгән теләсә кайсы медицина хезмәтен негатив мөнәсәбәт, пациентка дорфа эндәшү бетерергә мөмкин. Сыйфат менеджменты системасында мөһим булмаган бер генә әйбер дә юк, пациентның бөтен структура аның өчен эшли икәнен сизеп торуына ирешергә кирәк.
Гөлнара Фаррахова ДПО хезмәткәрләренә лекцияләр укып кына калмый, көн саен КДМҮ бүлекләрен, бу бүлектә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатып, йөреп чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International