Бүген Казан шәһәрендә өйдә яшь кызның үлүе турында хәбәр килде. Сәламәтлек саклау министры йөкләмәсе буенча үлем факты буенча хезмәт тикшерүе башланды.
Тикшерүнең алдангы нәтиҗәләре буенча кыз 4 көн элек авырып киткән, ләкин медицина ярдәмен сорап 4нче августта гына мөрәҗәгать иткән. Үлемнең соңгы сәбәбен суд-медицина экспертлары билгели.
Кызны дүшәмбе көнне караган сырхауханә терапевт-табибы тикшерү уздыру вакытына эштән алынды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкының игътибарын көчле авыру очрагында медицина ярдәмен сорап тоткарсыз мөрәҗәгать итүнең кирәклегенә юнәлдерә.
Үзеңне-үзең дәвалау, медицина ярдәмен сорап соң мөрәҗәгать итү, еш кына авыруның көчәюенә генә түгел, ләкин үлем нәтиҗәсенә дә китерә.