Казанга III Вальтер Шеель исемендәге Форумда катнашучылар килделәр

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген  Казанга III Вальтер Шеель исемендәге Форумда катнашучылар килделәр. «Казан» халыкара аэропортында башкала кунакларын Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адел Вафин каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының башлап йөрүе белән һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгында медицинаның, гамәли сәламәтлек саклауның һәм медицина фәненең проблемаларына багышланган III Вальтер Шеель исемендәге Форум үтәчәк.

Форумда реабилитацион медицина, онкология (ачыклау һәм дәвалау), радиология һәм телемедицина кебек темалар турында сөйләшү ниятләнә. Чарада Россиянең һәм Германиянең әйдәүче медицина белгечләре катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International