Реабилитация, онкология, радиология һәм телемедицина мәсьәләләрен әйдәүче Германиянең һәм Россиянең медицина белгечләре теориягә генә түгел, ә практикага да нигезләнеп тикшереп карый алдылар. Вальтер Шеель исемендәге III форум чикләрендә башкаланың кунаклары «Медицина фәне үзәге» дигән медицина стимуляторларының инжиниринг үзәгендә һәм Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда булып киттеләр.
«Медицина фәне үзәгендә» кунакларга 32 белгечлек буенча медицина симуляторларын эшләп чыгаруның һәм апробацияләүнең мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәседә кунаклар кабул итү-диагностикалау бүлеген: карау бүлмәләрен, УТТ кабинетларын, компьютер томографын, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме өчен операция ясау бүлмәсен карап чыктылар. Вертолет мәйданчыгы, анестезиология һәм реанимация бүлеге, операция блогы күрсәтелде. Кунаклар дәвалау оешмасындагы пациентлар хәрәкәте логистикасын, алар өчен оештырылган комфортлы шартларны югары бәяләделәр.