«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның һәм «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның белгечләре «Сәламәт ишегаллары – сәламәт тирә-юнь» дигән бердәм акцияне башладылар.
Чараның чикләрендә торак йортларның ишегалларында балалар һәм өлкән кешеләр өчен сәламәтлек үзәкләрен ачалар. Бөтен теләгән кешеләр йогышлы булмаган авырулар үсешенең төп риск факторларын ачыклау өчен тикшерү уза алалар. «Сәламәтлек мәктәпләре» уздырыла, уздыру вакытында медицина университетының танылган профессорлары микрорайонда торучыларга иң киң таралган авырулар килеп чыгуның төп риск факторлары турында сөйлиләр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндиләр.
Шундый бәйрәм бер көн элек Казанда үтте. Теләгән кешеләр консультация сорап профессор А.Г. Галявичка, КДМУның балалар авыруларының пропедевтикасы һәм факультет педиатриясе кафедрасының мөдире, профессор Р.А. Фәйзуллинага, КДМУ микробиология кафедрасы мөдире, профессор О.К. Поздеевка, спорт медицинасы белгече, неврология һәм реабилитацияләү кафедрасының профессоры Ф.В.Тәхәвиевка мөрәҗәгать итә алдылар. Балалар өчен КДМУ студентлары күңелле призлы викторинаны оештырдылар. Чарада катнашучыларның профилактик тикшерүләрне үтәргә, вакытны кызыклы итеп уздырырга һәм профилактиканың сәламәтлек нигезендә ятуы турында уйланырга мөмкинлекләре булды.