Тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны пренаталь диагностикалауның хәзерге заман казанышлары турында һәм пренаталь скрининг буенча милли проектны үтәү нәтиҗәләрен анализлау турында фикер алышу өчен Медицина генетикларының Россия җәмгыяте Татарстан Республикасының Медик-генетик үзәге белән бергә Казан шәһ. 2014 елның 22-23 августында «Пренаталь диагностикада геномны тикшерүнең яңа технологияләре» дигән фәнни-гамәли конференцияне уздырырга планлаштыра. Конференцияне уздыру урынын сайлау очраклы түгел. Милли проектны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының медицина генетикларының эш тәҗрибәсе иң югары бәягә һәм Россиянең башка регионнарына таратылуга лаек.
Конференциядә Россия Федерациясендә бала үсешенең бозылуларын пренаталь диагностикалау мәсьәләләре буенча, бала үсешенең бозылуларын иртә ясалган пренаталь скрининг системасында лаборатор диагностиканың көнүзәк мәсьәләләре буенча, шулай ук катнаш иртә ясалган пренаталь скрининг системасында ультра тавыш диагностикалауның максатлары һәм мөмкинлекләре буенча фәнни-гамәли симпозиумнар булачак.
Фәнни-гамәли конференция чикләрендә скринингның дөнья практикасы һәм яңа мөмкинлекләре, шулай ук пренаталь диагностиканың яңа мөмкинлекләре һәм иске мәсьәләләре, Татарстан Республикасында ультратавыш пренаталь тикшеренүләр үсешенең динамикасы һәм күп башка әйберләр каралачаклар. Конференциянең беренче көне ахырында Даун синдромы белән туган балаларны пренаталь диагностикалау нәтиҗәләрен тикшерү буенча хаталар өстендә эшләү уздырылачак.
Чара Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Россиянең Медицина генетиклары җәмгыятенең (РМГҖ) булышуында узачак. Конференцияне оештыручылар булып РМГҖ, РМФАнең «Медик-генетик фән үзәге» ФДБОсы, пренаталь диагностик курсы белән медицина генетикасы кафедрасы, Россия ССМның ҺББРМА ӨҺББ ДБССОсы, «Мәскәү өлкәсенең акушерлык һәм гинекология фәнни-гамәли институты» МӨ ДБССОсы, Татарстан Республикасы ССМның «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОсы, Татарстан Республикасының Медик- генетик консультациясе торалар.
Конференцияне уздыру урыны: