Яр Чаллы шәһәрендә персонал үсеше программасы уңай нәтиҗәләр бирә

2014 елның 22 августы, җомга

«Персонал үсеше программасы» исеме астындагы проект Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары госпитале»  ДАССОда 2013 нче елдан башлап тормышка ашырыла.

Бу программаның максаты - хезмәткәрләрнең шәхес һәм профессиональ нәтиҗәләрен арттыру. Бу һәрбер хезмәткәрнең нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук оешманың корпоратив мәдәнияте үсеше өчен мөһим. Әлеге программа кысаларында Госпитальнең һәрбер структур бүлекчәсендә төрле укыту чаралары уздырыла. Конкрет бүлекчәнең шәхси программасы хезмәткәрләрне алдан анкеталау нәтиҗәләре буенча эшләп чыгарыла. Персонал үсеше программасы югары мөмкинлекле һәм оешма алдында торган мәcьәләләрне чишүгә көчле дәлиллеге булган персонал формалашуына ярдәм итә. Билгеле, бу оешмада кешелек ресурсларының кадерен арттыруга юнәлгән. Шулай итеп, хезмәткәрләрне укыту буенча чараларны без Госпитальнең материаль булмаган казанышына  инвестицияләү кебек күз алдына китерәбез.

Госпитальдә персоналны үсеше программасының тренерлары булып баш врачның кадрлар буенча урынбасары Шәйхразиева Гүзәлия, табиб-психотерапевт Рябинкина Наталия, медицина психологы Коваленко Алексей тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International