«Үзебезнең картлык өчен бүгеннән кайгыртабыз»,- дип әйтәләр алар һәм моны матур итеп эшләргә кирәк дип күрсәтәләр. Кичә кич белән «Импульс» дигән пенсионерларның Әлмәт физкультура-сәламәтләндерү клубының күрсәтмә шөгыле шәһәр ишегалларының берсендә ТОСМС-1 «Ракета» хоккей кортында үтте.
Аның тууы 2012 елда Әлмәт муниципаль районының, «Татнефть» ААҖнең җитәкчелекләре, профсоюз җитәкчеләре һәм беренче ветераннар оешмалары булышлыгын, шулай ук Сәламәтлек саклау идарәсенең, Физкультура, спорт һәм туризм буенча идарәнең, шәһәр Ветераннар советының бергә эшләүләре аркасында мөмкин булды. Бүгенге дәртле пенсионерларның куллары һәм җаннары белән безнең яраткан нефтеград төзелгән һәм аларның керткән өлешләре күренмәслек булып калмады.
Бүгенге көндә ике йөздән артык пенсионер «Импульс» физкультура-сәламәтләндерү клубында шөгыльләнә. Алар – «Өченче яшь» спартакиадасының актив катнашучылары. Аларның атнага дүрт тапкыр бушка йөзү бассейнында, ДЮСШның спорт манежында футбол буенча тренировкалар үткәрергә, өстәл теннисын уйнарга мөмкинлекләре бар.
Әлеге кешеләр Физкультурачы көнен, масса-күләм кроссларны уздыруда актив катнашалар, алар һәрвакыт Татарстанның чаңгы ярышларына чыгалар. Ә хәзер алар скандинавия йөрешенең файдасын пропагандалап «Сәламәтлек сукмагын» кертү өстендә эшлиләр. Тренировкага алар үзләренең оныклары белән йөриләр һәм хәтта күршеләр ишегалларында физкультминуткалар оештырырга сорыйлар. Җиңеллек һәм дәртлелек белән халыкның сорауларына җавап кайтаралар.
Әлеге очракта да кайбер узып баручылар йөрәк-кан тамырлары һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча күнегүләргә карап авыр булмаган элементларын рәхәтләнеп кабатлап ясадылар. Аларның сөякләре, мускуллары һәм буыннары сулый, селкенә һәм әлеге рәхәтлеккә
сәламәтлекне озынайту һәм позитивны озак вакытка саклап калу импульсы белән җавап кайтардылар.