Республика клиник хастаханәсендә ЮМТ Белем бирү үзәгенең катнашуында оча-бот һәм тез буыннарын эндопротезлауның хәзерге заман аспектларына багышланган мастер-класс уңышлы узды. РКХнең Травматология үзәгенең табиблары белән үз тәҗрибәләре белән эре буыннарны эндопротезлау өлкәсендә авторитлы белгечләр: Екатеринбург шәһ. Травматологиянең һәм ортопедиянең Урал фәнни-тикшеренү институты бүлегенең мөдире, м.ф.к. Бабушкин Василий Николай улы һәм Саратов «ТОФТИ»ның эндопротезлау бүлегенең әйдәүче табибы, м.ф.к. Гиркало Михаил Владимир улы – уртаклаштылар. Аларның турыдан-туры катнашуларында Республика клиник хастаханәсенең табиблары Де Пью – Синтез производствосының хәзерге заман эндопротезлары белән тез буынын эндопротезлау буенча һәм оча-бот буынын эндопротезлау буенча 2 күрсәтмә операция ясадылар. Белгечләр лекцияләр циклын укыдылар һәм мастер-классның темасы буенча кызу бәхәстә катнаштылар.
Яңа технологияләрне кертү РКХ табибларына республикада торучыларга югары технологияле ярдәм күрсәтүне җитди итеп яхшыртырга һәм ахыргы нәтиҗәдә буыннарның авыр ортопедия патологияле пациентларның яшәү сыйфатын күтәрергә мөмкин итә.