Мәскәүдә Россиянең баш терапевты, академигы А.Г.Чучалин рәислегендә сулыш алу әгъзалары буенча 24нче Милли конгресс узды. Мәктәпләр һәм симпозиумнар эшендә Россиянең әйдәүче пульмонологлары, аллергологлары, фтизиатрлары, терапевтлары һәм и педиатрлары, ерак һәм якын чит илләренең белгечләре катнаштылар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, профессор А.А.Визель, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунолог-аллергологы, профессор Р.С.Фәссахов, Казан шәһ. пульмонология үзәгенең җитәкчесе, профессор Р.Ф.Хәмитов, Казан шәһ. баш балалар пульмонологы, профессор Т.Г.Маланичева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Р.Х.Фатыйхова Татарстанның вәкилләре булып тордылар.
Хастаханәдән тыш пневмониядән үлемнәр саны мәсьәләсе буенча Р.И.Шәйморатовнең эше Россиянең яшь галимнәр конкурсында 2нче урын алды. Конгресста үпкәләрнең интерстициаль авырулары, саркоидоз, сулыш юлларына кагылышлы көчле йогышлар, Эбола бизгәге, бронхообструктив патологиясе, туберкулёз мәсьәләләре турында киң фикер алышынды.