И.Метшин: «Гамәл күрсәтә: кайда прививкаларны ясадылар, шунда грипп һәм КСЮВЙ (ОРВИ) кабынулары булмады»

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Узган атна эчендә Казанда КСЮВЙның 6571 очрагы теркәлде. Узган атна белән чагыштырганда авырулар санының биеклеге 29,4%ка артты. Прививка ясау кампаниясенең барышы турында бүген эш дүшәмбесендә Казан буенча ТР Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр итте.

 Аның сүзләре буенча, берләштерелгән халык арасында авырулар санының биеклеге эпидемия чигеннән 10,8%ка түбәнрәк әле. Ләкин иң якын вакытта салкын тию авырулары очраклары санының артуын көтәргә кирәк. Хәзер дә инде Казанның медицина хезмәтләре көчәйгән тәртиптә эшлиләр.

«Без вакцина белән тулысынча тәэмин ителгән, шәһәр буенча план бөтен халыктан  299 мең кеше тәшкил итә. 165126 мең кешегә прививкалар ясалган, бу –  планнан 57%. Алар арасында – 34114 (61,6%) бала һәм 130 меңнән артык (55,6%) өлкән кеше», – дип ТР Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы дәвам итте.

Прививка ясау кампаниясенең ахырына ике атна калды. Шул вакыт эчендә шәһәрдә торучылар «Гриппол» дигән илебезнең вакцинасы белән прививка ясата алалар. Рамил Әхмәтов ышандырулары буенча, вакцина беренче ел гына кулланылмый һәм нәтиҗәле чара кебек тәкъдим ителде.

«Калган ике атнада белем бирү оешмаларының директорлары белән актив эшләргә кирәк . Аңлата торган эш бик мөһим. Бу эштә бөтен белем бирү, мәдәният һәм спорт оешмалары катнашырга тиеш. Гамәл күрсәтә: прививкаларны ясаткан урыннарда гына  грипп һәм КСЮВЙ (ОРВИ) кабынуылары булмады», - дип игътибар итте шәһәр башлыгы.

 
Казан шәһәре KZN.RU, 20 октябрь, Зилә Гайфи
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International