Кардиоторакаль хирурглар җәмгыятенең чираттагы ел саен була торган Европа корылтае Милан шәһәрендә (Италия) октябрьнең 11нән башлап 15нә кадәр узды.
Корылтай эшендә кардиохирургия өлкәсендә дөнья зурлыгында танылган лидерлар: D.Cameron, J. Coselli, R. Bartolomeo, J.Bavaria профессорлар һ. б. катнаштылар. Яр Чаллының АЯМХнән өч делегаты булды: баш хирург һәм йөрәк-кан хирургиясе бүлегенең мөдире Якубов Р.А., әйдәүче кардиохирург м.ф.к. Федоров Г.Г. һәм анестезиология бүлегенең һәм операцион блокның мөдире Станиченко Ю.Н.
Утырышлар тыгыз графикта 5 көн дәвамында уздылар.
Беренче көн техноколледжка багышланды, икенче көн мәсьәләләрне уйлашуда һәм техноколледж эше буенча йомгаклар ясауда узды. Өченче көн – корылтайны рәсми ачу көне булды.
Бер мизгелдә ике дистә залларда һәм аудиторияләрдә тематик секцияләр башланды, алар калган өч көн буена уздылар.
Тематикаларның шундый киңлеге һәм саны йөрәк-кан системасы авыруларының һәм күкрәк куышлыгы органнары онкопатологиясенең актуальлеген раслый.
Шулай ук конгресска килүчеләргә хәзерге заман җиһазларын һәм әсбапларын эшләп чыгаручыларның күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Конгресста уйлашу өчен гадәти һәм миниинвазив хирургиянең карашыннан чыгып митраль клапанның патологиясе һәм аны хирургик коррекцияләү алымнары үзәк мәсьәлә булды. Миокардны реваскуляризацияләү буенча ESC/ EACTS кардиологлары һәм кардиоторакаль хирурглары Европа җәмгыятенең 2014 елның яңа тәкъдимнәренә зур игътибар бирелде.