Республика клиник хастаханәсендә «таблет-туклану» системасы оештырылды

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Республика клиник хастаханәсендә 800 пациент өчен авыруларның индивидуаль күрсәткечләрен исәпләп диетик менюларның 13 төрен тәшкил итәргә рөхсәт бирә торган «таблет-туклану» системасы оештырылды. Шундый проект меңнән артык пациентлар саны белән күппрофильле региональ клиникасында Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла. Пилот проектын кертүнең ничек узуы турында дәвалау оешмасына эш белән чыгу барышында Казан мэры Илсур Метшинга сөйләделәр.

«Таблет-туклануны» кертүнең беренче нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча очрашуда катнашучылар: ТР сәламәтлек саклау министрының вазыйфасын башкаручы – ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, икътисадый үсеш буенча Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Ирек Мөхәммәтшин һәм ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов. Фикер алышуда хастаханәнең җитәкчелеге дә: «ТР ССМ РКХ» ДАССОның баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм «ТР ССМ РКХ» ДАССОның директоры Дамир Имамаев – катнашты.
Ирек Мөхәммәтшин искә төшерүе буенча, Казаның яңа туклану комбинаты 2013 елның Универсиадасы кунакларына һәм катнашучыларына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән иде. Ул вакытта комбинатка эш белән чыгу барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов XXVII Бөтендөнья студенлар уеннарын уздырудан соң яңа бина һәм җиһазлар Казанның мохтаҗларына, бигрәк тә социаль оешмаларны тукландыру белән тәэмин итү өлкәсендә тулысынча хезмәт күрсәтергә тиеш дип басым ясады.

Шулай итеп 2014 елга Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ТР башкаласының 5 хастаханәсен ашамлыклар белән тәэмин итә башлады. Шушы елның 15 октябереннән башлап РКХнең төп корпусының пациентлары өчен индивидуаль туклану системасының –  «таблет-туклану» – проекты җибәрелде.  «Шәһәр Департаментының һәм ТР ССМның проектын бергә финанслау шартларында капитал салуның гомуми күләме 33 млн. сум тәшкил итте», – дип Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте. Ул шулай ук бүгенгә «таблет-туклану» системасы буенча төшке ашлар белән РКХнең төп корпусының 800гә якын пациенты биләнгән, дип белдерде. Яңа елдан башлап тагын травматалогия бүлегенең 300 пациентын биләргә планлаштырыла.

Казан мэриясе пресс-хезмәтенең мәгълүматлары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International