Республика кан үзәгендә Түләүсез масса-күләм донорлыкның үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салачаклар

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

2008 елдан башлап Россия Федерацииясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россиянең Федераль медик-биологик агентлыгы белән кан хезмәте усешенең масштаблы программасы гамәлгә ашырыла.  Программаны гамәлгә ашыру юнәлешләренең берсе – кан һәм аның компонентларының масса-күләм түләүсез донорлыгы системасының үсеше.

Бу программа чикләрендә 2014 елның 24 октәберендә 11.00 сәг. «ТР ССМның Республика кан үзәге» ДАССОда түләүсез масса-күләм донорлыкның үсеше өлкәсендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика кан үзәге» Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасы һәм «Донор-Серч» донорлык үсешенең коммерцияле булмаган партнерлык арасында социаль хезмәттәшлек турында Протоколга имза салу булачак. Имза кую церемониясендә «Донор-Серч» донорлык үсешенең коммерцияле булмаган партнерлык директоры Р.П.Шекуров һәм Республика кан үзәгенең баш табибы Р.Г.Тураев делегацияләр белән катнашачаклар.

Имза салынган Протокол чикләрендә хезмәттәшлек кан һәм аның компонентларының масса-күләм түләүсез донорлыгы өлкәсендә көч куюларны берләштерергә, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгын һәм донацияләр турында мәгълүматны тапшыра торган программ тәэминәтне алга җибәрү өчен ресурслар һәм масса-күләм мәгълүмат чараларын файдалану.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International