«Чистай РҮХ» ДАССОда муниципальара Беренчел кан тамырлары үзәгенең (БКТҮ) эше буенча районара кинәшмә уздырылды, аның эшендә сәламәтлек саклавын оештыручылар һәм Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат һәм Спасс РҮХнең белгечләре катнаштылар. Аерым игътибар ярдәм күрсәтүнең тәртипләрен саклауга, тапшыру вакытларын минимизацияләүгә һәм нигезләнмәгән этапларга юл куймауга, БКТҮ белән үзара бәйләнешкә (телефон консультацияләр), авыруларны күчерүдә җитешсезлекләргә бирелде.
Инсультка шик булган пациентны хастаханәгә кадәр алып бару тактикасы буенча һәм ROSIER шкаласы нигезендә симптомнарны бәяләү буенча белешмәлекләр формалаштырылды һәм бөтен катнашучыларга җиткерелде.