Хирургик артрология буенча белем бирү курсы чикләрендә «ТР ССМ РКХ» ДАССОның 2нче номерлы ортопедия бүлегенең җирлегендә KARL STORZ компаниясе белән бергә Мәскәү, Уфа һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән табиблар-травматологлар катнашуында семинар үткәрелде. Уткәрелгән семинарның темасы – эре буыннарны алмаштыру хондропластикасы.
Бүгенге көнгә атроскопик хирургия буыннарга киң артротомик керүләрсез посттравматик һәм дистрофик остеохондраль җәрәхатләнүләрне алмаштыру белән катлы реконструктив операцияләр уздырырга рөхсәт итә. Табиб-курсантлар ауто- һәм синтетик материалларны алу һәм трансплантацияләү белән буын эчендәге патологияне дәвалауның хәзерге заман методикалары белән таныштырылдылар.