Казанга Дагстан Республикасы делегациясе эш визиты белән килеп китте

2014 елның 24 октябре, җомга

Казанга Дагстан Республикасы делегациясе эш визиты белән килеп китте. Делегация составына Дагстан Республикасы җитәкчесенең киңәшчесе А.М.Хархаров, ДР сәламәтлек саклау министры Т.И. Ибрагимов, ДР «Республика клиник хастаханәсе» ДБОның баш табибы И.У. Магомедов керделәр.

Визит чикләрендә делегация Республика клиник онкология диспансерының Төш үзәгенең һәм Регионара клиник-диагностик үзәкнең эше белән танышты. Сәламәтлек саклау министрлыгында кунаклар белән ТР сәламәтлек саклау министрының вазыйфасын башкаручы Сергей Осипов очрашты. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Министрлык бүлекләренең башлыклары катнаштылар.

Очрашу барышында яклар медицина ярдәмен күрсәтүнең эшен оештыруда тәҗрибәләре белән алмаштылар һәм хезмәттәшлек юллары турында фикер алыштылар. Кунаклар Татарстан Республикасының кунакчыллыгы белән канәгәтьләнеп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International