Кан һәм аның компонентларын масса-күләм түләүсез донорлыкны үстерү Федераль программасын гамәлгә ашыру чикләрендә «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОда «Татарстан Республикасы Сәламәт саклау министрылыгының Республика кан үзәге» Дәүләт автономиялы сәламәтлек саклау оешмасы һәм «Donorsearch»(Донор-сёрч) донорлыкны устерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы арасында социаль хезмәттәшлек турында Протоколга имза салу булды.
Имза кую церемониясендә делегация белән Республика кан үзәгенең баш табибы Р.Г.Тураев һәм «Donorsearch»(Донор-сёрч) донорлыкны устерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры Р.П.Шекуров катнаштылар.
«Донор-сёрч» оешмасы танылган донор DonorSearch.org интернет-ресурс аша кан һәм аның компонентлары донорларын тарту өчен 2010 елның нояберендә оештырылган иде.
Бүгенге көнгә проект базасында 20 меңнән артык донор, аларның меңнән артыгы – Татрстаннан. Проектның төркемендә Россиядән 30дан артык волонтер санала, аларның 10сы – Казанда.
Татарстан Республикасы – җәмгыять, оешмалар һәм кан хезмәте оешмасы алдында баскан социаль мәсьәләләрне нәтиҗәле чишүне тәэмин итү өчен Кан үзәге һәм коммерцияле булмаган берләшмә арасында килешүгә имза салынган, Россиянең беренче регионы булды.