29 октябрьдә Татарстанда Бөтендөнья инсульт белән көрәш көненә багышланган акция узачак

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) билгеләмәсе буенча, инсульт – ул баш мие функцияләренең урынлы яисә генерализацияләнгән бозылуның кинәт үсеш алган клиник симптомлары. Алар 24 сәгатькә кадәр һәм артыграк сузылырга яисә кан тамырларының бозулары нәтиҗәләре аркасында пациентларның үлеменә китерергә мөмкин.

Экспертларның кайбер бәяләүләре буенча, ел саен Россия Федерациясендә 400 меңнән артык инсульт теркәлә, 14 меңнән артык очрак – Татарстан Республикасында. Бүген ул миокард инфарктыннан соң үлем сәбәбләре исемлегендә икенче урында тора.

Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне (World Stroke Day) БССОның башлап эш итүе буенча 29 октябрьдә, ел саен, 2004 елдан башлап, инсульт глобаль кизү дип игълан ителгән вакыттан, билгеләп үтелә.

Профилактик  акциянең төп мәсьәләләре – инсульт проблемасы турында халыкның хәбәрдарлыгын күтәрү, шул санда медицина ярдәмен вакытлы күрсәтү, инвалидлаштыруны кисәтү.

Шуңа күрә 29 октябрьдә Татарстанның муниципаль районарында һәм шәһәр округларында тематик күчмә акцияләрне,сәламәтлек үзәкләрендә ачык ишекләр көннәрен үткәрү белән киң масштаблы мәгълүматый кампания планлаштырыла.

29 октябрьдә 14.00 сәг. «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы җирлегендә региональ сәламәтлек үзәгендә (Казан шәһ. С. Садыйкова ур., 16) Ачык ишекләр көне оештырылачак.

Баш мие инсультын профилактикалау мәсьәләләре буенча, шул исәптән артериаль басымны һәм кан тибүен үзең тикшерү алымнарына өйрәтү белән, лекцияләргә һәм «сәламәтлек мәктәпләренә» килергә чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International