«ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОда суд-медицина эксперт-табибларының теоретик белемнәрен һәм гамәли осталыкларын күтәрү максатларыннан Санкт-Петербург, Самара, Түбәнге Новгород, Чабаксар һәм Йошкар-Ола шәһәрләреннән белгечләр суд-медицина эксперт-табиблары катнашуларында Бәлзәмләү мәктәбе узды.
Мәктәп чикләрендә фото- һәм видеоматериалларны күрсәтү белән «Бәлзәмләү: тарихый һәм хәзерге заман карашлары. Актуальлек һәм мәсьәләләр» лекциясе уздырылды. Лекцияне һәм практик дәресне суд-медицина эксперты Владимир Бубнов (Санкт-Петербург шәһ.) уздырды.
Мастер-класс бәлзәмләүнең гамәли аспектларына: техникасына, алымнарына, процедурасына – багышланды. Шулай ук бәлзәмләү процессында файдалана торган хәзерге заман препаратлары тәкъдим ителде.
Кунакларга бюроның структур бүлекчеләренең эше белән танышырга, лабораторияләрне күрергә, коллегалар һәм дуслар белән аралашырга мөмкинлек булды.
Бәлзәмләү мәктәбе югары дәрәҗәдә оештырылган иде, бөтен катнашучылар яңа белемнәр алырга, гамәли тәҗрибә белән алмашырга, эш контактларын урнаштырырга мөмкинлек өчен рәхмәтләрен һәм кәнәгатълекләрен белдерделәр.