КФУда ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры, Казан федераль университеты һәм RIKEN Физик-химик тикшеренүләр институты арасында медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында өчяклы меморандумга имза салу булды.
Документның тексты астында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы Рөстәм Шамил улы Хәсәнов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров һәм RIKEN институтлар челтәренең саклык медицинасының һәм диагностиканың Инновацион программасы директоры Йошихиде Хаяшизаки (Япония) имзаларын куйдылар.
Бу меморандум медицина һәм геномика өлкәсендә бердәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген киңәйтүне, яклар арасында галимнәр, табиблар, техник белгечләр, студентлар һәм аспирантлар белән алмашу программаларын алга этәрүне, шулай ук Россиянең һәм дөньяның фәнни җәмгыятен устерү максатыннан бердәм академик чараларны – фәнни семинарларны, мастер-классларны һәм симпозиумнарны оештыруны ният итә.
RIKEN институты – Япониянең фәнни эшчәнлеге флагманнарыннан берсе. Уңайлы уздырылган алдан сөйләшүләр аркасында, яман шешләр белән пациентларны диагностикалау һәм дәвалау процессларына шактый зур тәэсир итә алган проектларны тормышка ашыру мөмкин булды.
Медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында меморандумга имза салу трансляцион медицинаны үстерү ягына беренче адым гына, ләкин нәкъ бу адым онкология өлкәсендә алдангы хәзерге заман фәнни технологияләре белән файдалануга белгечләргә юл ача.