Республика клиник онкология диспансерында бер көн элек имза салынган медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында меморандумның нәтиҗәләре буенча ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хасанов, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты директоры А.П. Киясов, RIKEN институтлар челтәренең саклык медицинасының һәм диагностиканың Инновацион программасы директоры Йошихиде Хаяшизаки (Япония), RIKEN институтында 15 елдан артык эшләгән КФУ хезмәткәре Олег Гусев, «ЭЙДОС» ҖЧҖнең башкарма директоры һәм миләктәше Л.Н. Валеев һәм ТР ССМ РКОДның хезмәткәрләре катнашуларында очрашу булды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә онкологик ярдәмне оештыруга хәзерге заман карашлары темасына ТР ССМ РКОДның баш табибы коллегаларына тәкъдим иткән кыска белдерү белән киңәшмә уздырылды. Уздырылган киңәшмәдән соң кунаклар Төш медицинасы үзәгенә килеп киттеләр. Үзәкне әйләнеп чыгу барышында аларны 3D тәртибендә нур терапиясен планлаштыру станциясенең эше, хәзерге заман тизләткечләре һәм гамматерапевтик аппаратлар эшләре белән таныштырдылар. Алар ПЭТ-үзәген карап чыктылар. Шуннан башка коллегаларны радиофармпрепаратларны эшләп чыгару технологиясе белән таныштырдылар. Шулай ук кунаклар якын арада гына ачылган Радионуклид терапиясе бүлегенә барып килделәр. Төш медицинасы үзәген карап чыгуның төп пункты М.Г.Гордиев җитәкчелегендә эшләүче молекуляр-генетик лаборатория булды. Молекуляр-генетик лаборатория – ул РФ әйдәүче лабораторияләренең берсе, анда Россиядә бөтен генетик тикшеренүләрнең 33%нан артыгы гамәлгә ашырыла.
Диспансерны карап чыгудан соң хезмәттәшлек проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәл вакытында булачак проектларның гамәлгә ашыру планнары алдан расланды, шулай ук трансляцион медицина үсеше ягына харәкәткә курс ачык итеп тәгъбир ителде, ягъни фәнни эшкәртүләрне авыручыларның урын-җиренә җиткерү, моның өчен фундаменталь медицина белән шөгыльләнүче галимнәрнең һәм дәвалау оешмалары хезмәткәрләренең бик тыгыз хезмәттәшлекләре күздә тотыла.
Гомуми фикер буенча бердәм эштәге максатларны һәм мәсьәләләрне сәламәтлек саклауның практик буын табиблары гына куярга тиеш, ә шул мәсьәләләрне гамәлгә ашыру бердәм юрисдикциядә булырга тиеш.
Хәрәкәтләрнең нәкъ шундый планы КФУ, РИКЕН һәм ТР ССМ РКОД арасындагы үзара тәэсир итешү чикләрендә хисапланыла да.