Татарстан хирургы көне 3 апрельдә булачак

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 3 апрелендә, Сәламәтлек саклау министрлыгының 19.03.2015 ел. 460 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Казан шәһ. «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБОда Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 138, 9нчы блок адресы буенча  Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР хирургы көне) булачак.

 «2014 елда Татарстан Республикасы  хирургия хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» төп доклады белән ТР ССМ штаттан тыш баш белгече-хирургы, м.ф.д., профессор А.Ю. Анисимов чыгыш ясаячак.
 ТР ССМ штаттан тыш баш белгече – балалар хирургы, КДМУның Балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор Л.М. Миролюбов һәм «ТР ССМ РКХ» ДАССОның клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары, м.ф.к., доцент Хөсәенова Д.К. чыгышлар ясаячаклар.
 ТР хирурглар көне чикләрендә ТР ССМ суд-медицина экспертизасы буенча баш штаттан тыш белгеч, «Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның эксперт эше буенча бюро башлыгының урынбасары, КДМУ суд медицинасы кафедрасының мөдире, м.ф.д., профессор В.А. Спиридоновның хирургия эшчәнлегенең медик-хокукый аспектлары турында хәбәр итүе планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International