РКХдә травматология буенча мастер-класс булачак

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министырлыгының 30.03.2015 ел. 546 номерлы боерыгына ярашлы «ТР ССМ РКХ» ДАССОда «Хәзерге заман ватан имплантлары, яңа инструментлар һәм остеосинтез технологияләре» мастер-классы уздырыла.

Мастер-класс программасында м.ф.д., Мәскәү шәһ. РХДУның травматология, ортопедия һәм хәрби-кыр хирургия кафедрасы профессоры С. Г. Гыйльфановның, ТР ССМ штаттан тыш баш белгеч-эксперт травматолог-ортопеды м.ф. к. С. В. Кривошапконың һәм 1нче номерлы травматология бүлегенең мөдире м.ф.к. Г. Г. Гарифулловның башкаруларында озын көпшәсыман сөякләрнең интрамедулляр блокланган остеосинтезның күрсәтмә операцияләре.

 Татарстан Республикасының әйдәүче клиникаларының (Казан шәһәренең «ТР ССМ РКХ» ДАССО, «7нче ШКХ» ДАССО һәм «12нче ШКХ» ААҖ, Яр Чаллының «АМЯХ» ТР ДАССО, ОАО «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. МСЧ), ТР үзәк район хастаханәләренең травматология һәм ортопедия бүлекләренең мөдирләрен кертеп 40тан артык табиб-травматолог-ортопедның катнашуы планлаштырыла. Идел буе федераль округының күрше регионнарыннан белгечләр чакырылды.

Мастер-классны уздыру вакыты 10 сәгатьтән башлап 17 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International